news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев: “Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны үткәрергә әзер”

Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Халыкара студентлар федерациясенең (FISU) бәяләү комиссиясе делегациясен кабул итте

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Халыкара студентлар федерациясенең (FISU) бәяләү комиссиясе делегациясен кабул итте. Комиссия алдында Казанның 2013 елдагы Бөтендөнья Универсиадасын кабул итүгә әзерлеген бәяләү бурычы тора.
“Казан Россиянең нык үсеш алган куәтле үзәге, анда соңгы елларда гына да 3 дөнья чемпионаты үткәрелде”, - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
“Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны үткәрергә әзер. Сез инспекцион сәфәр барышында моңа бәя бирәчәксез әле, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев бәяләү комиссиясе әгъзаларына. – Мин сезгә Казан һәм Россия Федерациясе белән танышу барышында уңышлар телим”.
Бәяләү комиссиясен FISUның вице-президенты Стефан Берг (Швеция) җитәкли. Аның составына шулай ук Синиша Яснич (Сербия), Ставрос Дувис (Греция), Майкл Малумбете (Көньяк Африка Республикасы), Исато Игараши (Япония), Кемаль Тамер (Төркия) һәм Кристиан Пьерр (Бельгия) керә. Казан 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә ике кандидат-кала – Виго (Испания) һәм Гван Джуга (Көньяк Корея) оештырылган шундый сәфәрләрдән соң ахыргы шәһәр булачак.
Бүген кич FISU делегациясе әгъзалары Казанга килеп җитәчәк.
Казанга сәфәр кылганнан соң бәяләү комиссиясе хисап төзиячәк һәм ул 31 майда FISU башкарма комитеты әгъзалары тавыш бирер алдыннан игълан ителер дип көтелә. Бу көнне “яшьләр олимпиадасын” 2013 елда кайсы шәһәр кабул итәчәге дә билгеле булачак.






news_right_1
news_right_2
news_bot