news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев: “Икътисадны модернизацияләүне башка акрынайтырга ярамый”

РФ Президенты Федераль Җыенга Юлламасының төп темасы Россия икътисадын модернизацияләү иде

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Зур Кремль сараеның Георгиевский залында Федераль Җыенга үз Юлламасы белән мөрәҗәгатен башлады. РФ Президенты Федераль Җыенга Юлламасының төп темасы Россия икътисадын модернизацияләү иде.
Ил башлыгы Советлар Союзы чимал гиганты булган, әмма постиндустриаль җәмгыятьләр белән көндәшлелеккә ия була алмаган, дип белдерде. XXI гасырда безнең илне һәр яклап модернизацияләү кирәк. Бу безнең тарихта кыйммәтләргә һәм демократия институтларына нигезләнгән беренче модернизация тәҗрибәсе була.
“Гади чимал хуҗалыгы урынына кешеләргә файдалы уникаль белем, яңа әйберләр һәм технологияләр булдыра торган икътисад булдырабыз”, - дип белдерде ул. “Үзгәртүләр кирәк. Россиянең балалар һәм оныклар өчен нинди булачагы бездән генә тора”, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
РФ Президенты фикеренчә, Россиядә финанс кризисы нәтиҗәсендә туган икътисади кыенлыклар башка илләргә караганда күбрәк иде. Моның белән бәйле рәвештә соңгы айларда үзгәртүләрнең кирәклеге тагын да ныграк сизелә башлады.
Дәүләт башлыгы “гаеплеләрне читтән генә эзләргә кирәкми” дип билгеләп үтте. “Узган елларда җыелып килгән проблемаларны хәл итү өчен җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәдек. Без икътисадның гади структурасыннан, чимал бәйлелегеннән азат була алмадык. Производствоны халыкның реаль ихтыяҗына юнәлтмәдек”, - диде Дмитрий Медведев.
Аның фикеренчә, экспорт исәбенә яшәү гадәте элеккечә Россиянең инновацион үсешен тоткарлый. Россия бизнесы хәзерге көнгә кадәр башка илләрдә җитештерелгән тауар белән сәүдә итүне сайлый. “Ә безнең продукциянең көндәшлелеккә ия булу сәләте бик түбән”, - дип белдерде РФ Президенты.
Икътисадны модернизацияләүне башка акрынайтырга ярамый, дип аеручы билгеләп үтте Дмитрий Медведев. Барлык производство сферасын модернизацияләргә һәм техник яктан яңартырга кирәк. “Бу заманча дөньяда безнең илнең исән калу мәсьәләсе”, - дип белдерде ул.
РФ Президенты Россия икътисады халык ихтыяҗына юнәлергә тиеш, дип саный. Халык өчен куркынычсызлык, сәламәтлек, энергия һәм мәгълүмат алу өстенлекле юнәлешләр булып тора. Икътисадны модернизацияләү өстенлекләре шуннан килеп чыга: заманча медицина, энергетика һәм мәгълүмати технологияләр кертү. Шулай ук космик һәм телекоммуникацион системаны үстерү, энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү зарур.
Аның сүзләренчә, махсус оештырылган Президент комиссиясе 5 юнәлеш буенча төгәл проектлар раслаган һәм чынга ашыру буенча планын формалаштырган. “Бу эштә хакимиятнең барлык органнары, эшмәкәрлек, фән һәм эксперт берләшмәләренең актив катнашуына өметләнәм”, - дип белдерде Дмитрий Медведев.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100