news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев: “Хәзерге кризис дөньяның форматы үзгәрүгә китерәчәк”

РФ Президенты Санкт–Петербургта Халыкара икътисади форумны ачу тантанасында катнашты. Форумда Татарстан делегациясен республика Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли

(Санкт–Петербург, 5 июнь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Санкт–Петербургта “Ленэкспо” күргәзмә комплексы территориясендә Россия Президенты катнашында ХIII Петербург Халыкара икътисади форумы ачылды. Форумда Татарстан делегациясен республика Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли.
Россия Президенты, Петербург Халыкара икътисади форумының тантаналы ачылышында чыгыш ясап, хәзерге форумның аерым мәгънәгә ия булуын ассызыклады. Ул дөнья икътисадының аеруча катлаулы чорында уза.
“Соңгы атналарда дөньяның төп финанс базарларында билгеле бер җанлану күзәтелде, бу кайбер аналитикларга инде кризисның “төбен” уздык һәм җанлану башланырга ерак калмады дип әйтергә нигез булды, – дип белдерде Дмитрий Медведев. – Минем карашка, шампан шәрабен ачарга әле иртәрәк. Икътисадчыларның кайсыдыр: “Финанс кризисы – күпьеллык һәм яшәргә сәләтле үсемлек”, дип тикмәгә генә әйтмәгән.
РФ Президенты бүгенге көндә дөньяның әйдәп баручы 20 икътисадын берләштерүче Финанс тотрыклылыгы советының уңай ролен искә алды. “Без тиздән ул тулы куәтенә эшли башлар дип өметләнәбез”, – диде ул.
Россия Президенты дөньяның әйдәп баручы 20 икътисады карарларын Халыкара финанс оешмаларын реформалаштыру җәһәтеннән гамәлгә ашырырга кирәк, дип саный.
“Хәзерге кризис дөньяның форматы үзгәрүгә китерәчәк. Биредә утыручыларның барысы өчен дә бу ап–ачык нәтиҗәдер, дип уйлыйм, – диде Дмитрий Медведев. – Нәтиҗәдә, икътисади үсеш лидерлары, икътисади базарларның эшчәнлек модельләре алышыначак”.
5 июнь форумда икътисад көне дип игълан ителде. Тантаналы ачылыштан соң “Глобаль икътисади кризис: тәүге сабаклар һәм киләчәккә караш” дигән исем астында пленар утырыш башланды, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Форум кысаларында РФ Президенты Дмитрий Медведев нефть–газ секторында эшләүче 20 дән артык эре компания җитәкчеләре белән очрашачак. Дмитрий Медведев шулай ук “Глобаль энергия” Халыкара премияләрен тапшырыр һәм “Нефть күпме тора?” дигән фикер алышуда катнашыр дип көтелә. Бу дискуссиядә Татарстаннан “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов та катнаша.
Быелгы Петербург Халыкара икътисади форумын кризиска каршы форум дип атарга өлгерделәр инде. Ул дөнья үсешенең хәзерге этабындагы актуаль мәсьәләләргә багышланган. Агымдагы глобаль икътисади кризис стандарт алымнардан баш тартырга кирәклеге турында сөйли һәм күмәк карарлар кабул итүне таләп итә. Форумда катнашучылар Халыкара финанс институтларының киләчәген аңлауда яңа алымнар, банк секторының үсеш перспективалары, Хөкүмәт тарафыннан күрелүче чараларның нәтиҗәлелеге һәм башка темалар хакында фикер алыша. Россиянең әлеге мәсьәләләрне хәл итүдәге роленә аерым игътибар биреләчәк.
Петербург Халыкара икътисади форумында чит илләрдән сәясәт һәм бизнес–элита вәкилләре, әйдәп баручы икътисадчылар һәм экспертлар (барлыгы 8 меңнән артык кеше) катнашты. Форумны меңнән артык журналист яктырта.
Форум кысаларында берничә килешүгә кул кую күздә тотыла. Моннан алдагы – XII форумда 17 килешү төзелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot