news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев эшсезлек буенча түләнә торган пособие күләме турындагы карарны имзалады

Карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Премьер-министр Дмитрий Медведев 2019 елга эшсезлек буенча түләнә торган пособиенең минималь һәм максималь күләме турындагы карарга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган, дип яза РИА Новости.

Эшсез дип табылган гражданнар өчен минималь пособие – 1500 сум, ә максималь пособие – 8000 мең.

Пенсия алды яшендәге кешеләр өчен эшсезлек буенча минималь пособие 1500 сумны, ә максималь пособие 11 280 сумны тәшкил итә.

Карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Октябрь аенда Хезмәт министры Максим Топилин пенсия яше турындагы закон үзгәргәннән соң эшсезлек артмаячак дип әйткән иде.

Министр, эшсезлек буенча пособие күләме арту сәбәпле, 2019 елга хөкүмәтнең бюджетка өстәмә 13 миллиард сум салуы турында әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100