Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Медведев “Дин нигезләрен” факультатив укытуны яклап чыга
Дмитрий Медведев “Дин нигезләрен” факультатив укытуны яклап чыга
(Казан, 5 март, “Татар-информ”). РФнең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев мәктәпләрдә “Дин нигезләре” фәне бары тик факультатив рәвештә һәм ирекле башлангычларда укытылырга тиеш дип саный.
“Минем карашымча, бүгенге көндә формалашкан тигезлекне юкка чыгармас өчен әлеге фәннәрне ирекле һәм факультатив нигездә укытканда иреклелек принцибын саклау мөһим шарт булып тора”, - дип белдерде РФнең беренче вице-премьеры Д.Медведев дүшәмбе көнне узган интернет-конференция барышында. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.
“Белүемчә, күпчелек традицион диннәр әлеге постулатка барып тоташа”, - диде беренче вице-премьер. Д.Медведев билгеләп үткәнчә, Россия мәктәпләрендә “Православие нигезләре” яки “Дин нигезләре” кебек фәннәрне укыту “безнең күпконфессияле җәмгыятьтә иң сизгер кылларга кагыла торган бик тә нечкә әйбер ул”.
“Совет дәүләтендә әлеге өлкәдә бернинди мәҗбүр итүнең дә булырга мөмкин түгеллеге көн кебек ачык”, - дип ассызыклады беренче вице-премьер. Шул ук вакытта, “мәктәп теге яки бу дин яисә дөнья диннәрен укыту буенча ата-аналар һәм укучыларның үз авызыннан чыккан тәкъдимнәргә колак салырга тиеш”, дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз