Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Медведев: “Без Хөкүмәт әгъзалары белән акча җыешабыз да ресторанга барабыз”
Дәүләт структураларында Яңа ел корпоративлары шәхси акчага үткәрелергә тиеш, дип ассызыклады РФ Премьер-министры
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Дәүләт структураларында Яңа ел корпоративлары шәхси акчага үткәрелергә тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры "Дмитрий Медведев белән сөйләшү” программасы кысаларында федераль телеканаллар журналистларына әңгәмәсендә белдерде.
“Дәүләт хакимияте органнарында уза торган корпоративларга “бернинди бюджет акчасы сарыф итмәү турында” катгый кагыйдә булырга тиеш. Әгәр кешеләр очрашырга, шампан шәрабе эчәргә, Россия продуктларыннан авыз итәргә тели икән, моны оештырырга була. Без Хөкүмәт әгъзалары белән акча җыешабыз да ресторанга барабыз”, - диде Дмитрий Медведев Яңа ел бәйрәменә үз планнары белән уртаклашып.
“Яңа ел бәйрәмнәрен Россиядә үткәрәм һәм чаңгыда шуарга тырышам”, - диде РФ Премьер-министры ялы турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз