news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Медведев: “Без авырлыкларны җиңә беләбез”
РФ Президенты россиялеләрне Яңа ел белән котлады
Скопировать ссылку
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Дмитрий Медведев россиялеләрне Яңа ел белән котлады. Президентның котлавын Яңа елга берничә минут кала үзәк телеканаллар трансляцияләде.
“Хөрмәтле Россия гражданнары! Кадерле дуслар!
Бу төндә минем һәрберегезгә мөрәҗәгать итә ала торган берничә уникаль минутым бар.
Үтеп баручы ел безнең ил өчен катлаулы булды. Барыбыз да бергә авырлыкларны җиңә алабыз, шуның өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Димәк, алга барачакбыз, көчле һәм заманча дәүләт, нык икътисад төзиячәкбез, һәр кешенең тормышы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барысын да эшләячәкбез.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы җитә. Безнең ирегебез өчен көрәшүчеләр турында кайгырту безнең бурыч. Без бу җиңүгә лаеклы булырга тиеш. Безгә әле бик күп эшләр башкарырга кирәк.
Яңа ел – бу яңа мөмкинлек һәм без аны кулдан ычкындырырга тиеш түгел. Уңышка ирешүебез үзебездән тора – безнең һәрберебез үз гаиләсе һәм үз иле өчен нәрсә эшләвеннән.
Яңа ел – яраткан гаилә бәйрәме. Бүген без иң якын кешеләребез турында уйлыйбыз. Барыннан да элек әти-әниләребезгә сәламәтлек телибез. Балаларыбыз турында: без сезне бик яратабыз һәм сезгә ышанабыз. Сезнең бәхетле булуыгызны һәм башлаган эшләрегез уңышлы тәмамлануын телибез.
Кадерле дуслар! Яңа елга берничә мизгел генә калды. Теләкләр уйларга вакыт. Сезнең иң яшерен хыялларыгыз чынга ашсын. Кадерле һәм якын кешеләрегез сезнең белән бергә булсын. Барысы да яхшы булсын. Бәхетле булыгыз!
Яңа 2010 ел белән!”, - диде Дмитрий Медведев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2