Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Медведев Бөтенроссия халык диспансеризациясен үткәрергә кушты
Россия халкының барысы өчен дә тикшерү узу мөмкинлеге булыр дип көтелә.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 һәм 2020 елларда өлкән кешеләре арасында Бөтенроссия диспансеризация үткәрү турындагы боерыкка кул куйган. Бу боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости.
"2019 һәм 2020 елларда Бөтенроссия өлкән кешеләр арасында диспансеризация үткәрергә", - диелгән документта.
Бөтенроссия диспансеризациясен үткәрү турында апрель ахырында билгеле булды. Россия халкының барысы өчен дә тикшерү узу мөмкинлеге булыр дип көтелә. Элегрәк диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр үтәргә була иде.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына, РФ Мәгариф министрлыгына, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына, Спорт министрлыгына һәм Хезмәт министрлыгына шулай ук диспансеризацияне һәм һөнәри карауларны популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-коммуникацион кампанияне тәэмин итү йөкләнде, диелгән документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз