news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев Александр Славутскийны юбилее белән тәбрик итте

Медведев билгеләп үткәнчә, юбилярның режиссерлык таланты, иҗади энергиясе аркасында легендар Качалов театрында үзенчәлекле мохит хөкем сөрә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Качалов театры директоры һәм баш режиссеры Александр Славутскийны юбилее белән тәбрик итте.

Бүген Россиянең халык артисты Александр Славутский 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1994 елдан бирле режиссер Татарстан Республикасының рус академия театрына җитәкчелек итә.

Дмитрий Медведев котлау телеграммасында билгеләп үткәнчә, юбилярның режиссерлык таланты, иҗади энергиясе аркасында легендар Качалов театрында үзенчәлекле мохит хөкем сөрә. Россия Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, театрда традицияләрне күз карасыдай саклыйлар һәм яңа экспериментлардан да баш тартмыйлар.

«Сез бервакыт театр кешегә бәйрәм, шатлык бүләк итәргә тиеш дип әйткән идегез. Күпьеллык тырыш хезмәтегез әлеге сүзләргә дәлил булып тора», - диелә Дмитрий Медведевның Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган телеграммасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot