news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев 2025 елга кадәр агросәнәгать комплексын үстерү программасын раслаган

2025 елга хөкүмәт авыл хуҗалыгында илнең нәсел һәм орлык материаллары өлешен 50 процентка кадәр арттырырга уйлый.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 2025 елга хөкүмәт авыл хуҗалыгында илнең нәсел һәм орлык материаллары өлешен 50 процентка кадәр арттырырга уйлый. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Премьер-министр Дмитрий Медведев 2025 елга кадәр агросәнәгать комплексын үстерүнең федераль фәнни-техник программасын раслаган. "Әлеге программа үтәлешендә аграр-сәнәгать өлкәсендә импорт бәйлелек кимергә тиеш, иң мөһиме токымлы терлек базасын торгызу күздә тотыла", - дип ассызыклады ул үз урынбасарлары белән киңәшмәдә.

- Бу нәселле терлекчелекне торгызу гына түгел, ә аны яңадан оештыру булачак, чөнки Совет заманында безнең күрсәткечләр бу өлкәдә артык яхшы булмады. Ә хәзер элеккеге булган күрсәткечләр дә юкка чыкты, - дип белдерде Медведев.

Вице-премьер Аркадий Дворкович хәбәр иткәнчә, бәрәңге орлыгы һәм кош йомыркасы буенча ике программа булдырылган. Алар тиздән гамәлгә керәчәк. "Сигез ел эчендә илнең нәсел, токым материалы өлеше шушы программалар буенча 50 проценттан да ким булмас, дип өметләнәбез", - диде ул.

Күптән түгел Сахалинда Дмитрий Медведев катнашында балык җитештерү буенча фикер алышканнар. Премьер-министр балык үрчетү белән шөгыльләнүче заводларга приватизация һәм дәүләт ярдәме бирү мәсьәләсен өйрәнергә кушкан. Аның сүзләренчә, хөкүмәт даими рәвешә нәселле терлек буенча оешмаларны приватизацияләү мәсьәләсенә кайта. Аны приватизация планына кертәләр, аннан соң дәүләт контроленә кирәк, дип, планнан чыгаралар. "Балык буенча да вәзгыятьнең ничек торганлыгын карарга кирәк", - диде премьер-министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100