Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Медведев 2017 елда пенсияләрне индексацияләү планын раслаган
Россия Хөкүмәте башлыгы бу хакта Липецкида пенсионерлар белән очрашуда белдергән
(Казан, 30 август, "Татар-информ"). 2017 елда пенсияләрне индексацияләү турындагы карар гомум кагыйдәләрдә кабул ителгән, әлеге максатка бюджетта акча каралган. Бу хакта Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Липецкида пенсионерлар белән очрашуда белдергән.
"Бернинди шик тә юк, индексацияләү гомум кагыйдәләр буенча башкарылачак дигән карар кабул ителде, киләсе елга акчалар резервланды, - дип китерә Премьер сүзләрен "Интерфакс".
Аның сүзләренчә, 2017 елда бер тапкыр бирелә торган түләүгә тотылачак 200 млрд сумнан тыш, пенсияләрне индексацияләү өчен тагын 260 млрд сумга якын акча бүленәчәк.
Элегрәк РФ Хөкүмәте 2017 елның гыйнварынла пенсияләрне кабат индексацияләүне 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча белән алмаштыру карарын кабул иткән иде. Медведев шулай ук пенсия яшен арттыру турында карарның кабул ителмәвен дә әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз