news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Козак Чаллыда «КАМАЗ» ярыш машинасын сынап карады

Россия вице-премьеры Чаллы автогигантының 50 еллык юбилеен бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Дмитрий Козак Чаллыда «КАМАЗ» ярыш машинасын сынап карады
соцсети

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Дмитрий Козак «КАМАЗ» ярыш машинасында Чаллы шәһәре урамыннан йөреп караган. Бу фотоны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә үз битенә урнаштырган.

Дмитрий Козак Татарстанга Кама автомобиль заводлары комплексына нигез салынуга 50 ел тулуга әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашырга килде. 

Моннан тыш, вице-премьер «КАМАЗ» гамәви акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданчыкларын карарга һәм Чаллыны төзекләндерү эшләре белән танышырга тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot