Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Босов, “Кара урман” ариясен башкарып, Сәйдәшев конкурсы лауреаты булды
Салих Сәйдәшев исемендәге XIII ачык вокалистлар конкурсы 1990 елдан бирле Түбән Кама шәһәрендә үткәрелә.
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан Дәүләт консерваториясенең III курс студенты Дмитрий Босов Салих Сәйдәшев исемендәге XIII ачык вокалистлар конкурсы лауреаты булды, дип хәбәр итә аның педагогы, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев.
Дмитрийның конкурс өчен әзерләгән программасында чит ил опералары арияләреннән, Чайковский романсларыннан һәм халык җырларыннан тыш, Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасыннан “Кара урман” ариясе дә булган. Тыңлаучылар Дмитрий Босовның бу арияне чиста куелган татар телендә камил итеп җырлавын билгеләп үтәләр.

Мәгълүмат өчен. Салих Сәйдәшев исемендәге XIII ачык вокалистлар конкурсы 1990 елдан бирле Түбән Кама шәһәрендә үткәрелә. Быел ул 29 ноябрь – 2 декабрь көннәрендә үтте. Катнашучылар Казан, Уфа, Түбән Кама, Мәскәү һәм Оренбург шәһәрләреннән иде. Жюри рәисе - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.
Конкурста Дмитрий Босов Татарстанның атказанган артисты Роман Чуйнов концертмейстерлыгында җырлады. Дмитрий Босов ирләр тавышы номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды.

Сүз уңаеннан, 2017 ел башында Дмитрий Босов Шаляпин премиясе лауреаты булган иде. Өметле вокалистларга Казанның Горький музее тапшыра торган бу премия лауреатлары арасында Михаил Казаков, Алексей Тихомиров, Аида Гарифуллина һәм Дмитрий Босовның укытучысы Владимир Васильев та бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз