Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Зубов: Башка илләрнең кооператорлары белән элемтәләрне үстерәчәкбез
Казанда «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы дәвам итә. Форум төрле илләрдәге кооператорлар арасында тәҗрибә уртаклашуга һәм элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә, дип белдерде бүген журналистларга Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Дмитрий Зубов Казанда Рәфгать Сафиуллинга мемориаль такта ачу тантанасында.
«Форум бай эчтәлекле булды. Ул күргәзмәне, пленар утырышны, дискуссия мәйданчыкларын һәм башка чараларны үз эченә ала. Форумга 33 илдән вәкилләр килде. Халыкара кооператив альянс Президенты Ариэль Энрике Гуарко Аргентинадан килде, ул 36 сәгать самолетта очкан. Без кооперациянең чикләре булмавын аңладык», - диде ул.
Зубов сүзләренчә, чит ил кунакларын Татарстанның кунакчыллыгы һәм кооперациянең тәкъдим ителгән мөмкинлекләре таң калдырган.
«Барысы да зур дуслар булып китәчәк. Без элемтәләрне үстерәчәкбез», - дип искәртте ул.
Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе шулай ук бүген Татарстанның Алексеевск районы Юеш Көрнәле авылында булуы турында сөйләде, анда Юеш Көрнәле урта мәктәбендә кооператив агросыйныфы ачылган.
«Мин белем дәрәҗәсен бәяләдем – ул зур шәһәрдәге кебек. Авылда барысы да нык үсеш алган, хәтта шәһәргә дә китәргә кирәкми. Анда эшләүче кооператорлар күргәзмәсендә булдык. Алар төрле продукция җитештерә, милли ризыклар әзерли, кием тегә. Болар барысы да миндә көчле тәэсир калдырды», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз