news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Вандюков Иннополисның яңа мэры булды

Дмитрий Вандюков Иннополисның яңа мэры булды
Фото: © "Татар-информ"

Шәһәр Советы депутатларының чираттан тыш утырышында Дмитрий Вандюков Иннополисның мэры итеп сайланды. Казанның иярчен шәһәре матбугат хезмәте Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.

Аңа кадәр депутатлар Руслан Шаһалиевның отставкасын кабул итте, ул 2016 елдан бирле мэр вазифасын биләде.

Иннополис үсешенә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Шаһалиевка эше өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләген - «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләр өчен» медален тапшырды.

Аннары Советта катнашучылар составыннан яңа мэрны сайладылар. Депутатлар Дмитрий Вандюков кандидатурасын бертавыштан хуплады.

«Иннополисның тотрыклы социаль-икътисади үсеше өчен тәҗрибә һәм белемнәремне кулланырга әзермен. Мин бу шәһәрне яратам һәм аның халкын бик хөрмәт итәм. Алда безне кызыклы, уртак эш көтә», - дип искәртте яңа мэр чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot