news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Вандюков Иннополис мэры вазыйфасыннан үз теләге белән китте

Иннополис шәһәре мэры Дмитрий Вандюков 2025 елның 1 декабреннән вакытыннан алда үз вәкаләтләрен туктатты. Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында Иннополис муниципаль берәмлеге Советының шундый карары басылып чыккан.

Мэр үз теләге белән гариза язган. Иннополис Советы әлеге карарны Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районы Советына җибәрәчәк.

Элегрәк Вандюков Иннополис университетының яңа директоры итеп билгеләнгән иде.

Фото: © «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot