news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков Украина белән 30 көнлек килешү шартын атады

Россия белән Украина арасында 30 көнлек килешү төзү өчен шарт Көнбатыш илләре тарафыннан Киевка хәрби ярдәмне туктату булырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Американың ABC News телеканалына биргән интервьюсында хәбәр итте.

Песков сүзләренчә, киресенчә булган очракта, утны вакытлыча туктату Украина ягына хәрби өстенлек бирәчәк.

«Украина бу чорны яңа хәрбиләрне әзерләү һәм хәзер яу кырындагыларга ял итәргә мөмкинлек бирү өчен кулланачак», - дип белдерде ул.

Кремль вәкиле шулай ук килешү вакытында Киев масштаблы мобилизация өчен тын алудан файдаланырга һәм яңа гаскәрләрне фронт сызыгына күчерергә мөмкин, дип белдерде.

Ул Көнбатыш илләре көн саен Украинага яңа партия корал җибәрә, бу кичекмәстән сөйләшүләр перспективаларын какшата, дип ассызыклады. Песков шулай ук билгеләп үткәнчә, Украина җитәкчелегеннән аермалы буларак, Россия Президенты Владимир Путин конфликтны җайга салырга омтыла.

Элегрәк көнбатыш лидерлары - Франция Президенты Эммануэль Макрон, Германия канцлеры Фридрих Мерц, Бөекбритания һәм Польша премьер-министрлары Кир Стармер белән Дональд Туск Россияне 30 көнгә утны туктатуга ризалашырга чакырды, тәкъдимнән баш тарткан очракта яңа санкцияләр кертү белән янадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100