news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Песков Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру сәбәбен аңлатты

Дмитрий Песков Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру сәбәбен аңлатты
Фото: © "Татар-информ"

Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру Саклану министрлыгы тәкъдимнәре һәм ведомство белгечләре фикере белән бәйле. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Хәрби хезмәткә чакыру яше шкаласының максатчанлыгы, әлбәттә, белгечләр тарафыннан билгеләнә, беренче чиратта бу Саклану министрлыгы. Белгечләр вазгыятьне анализлый, бу демографик вазгыять белән дә, хәрби төзелеш ихтыяҗлары белән дә бәйле. Үз фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерәләр. Алар закон чыгаручылар тарафыннан кабул ителергә дә, ителмәскә дә мөмкин», - диде ул РБКга биргән интервьюда.

Искәртик, хәрби хезмәткә чакыру яшен үзгәртү турындагы карарны августта Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ буенча ул өч елга - 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырылды. Үзгәрешләр 2024 ел башыннан үз көченә керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot