news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Песков Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

Россия Федерациясе Президенты пресс-секретаре Дмитрий Песков иртән беренче эш итеп дәүләт башлыгын сайлауда тавыш биргәнен әйтте. Кремль вәкиле сүзләренчә, ул моны онлайн-форматта эшләгән.

«Мин моны иртән беренче эш итеп электрон рәвештә эшләдем. Бик уңайлы», – дип Песков сүзләрен китерә ТАСС.

Кремль вәкиле инде күп еллар нәкъ менә шул рәвешле тавыш биргәнен билгеләп узды. Элегрәк Мәскәүдә РФ Президентын сайлауда үз тавышын 1,5 млн нан артык кеше калдырганы билгеле булды.

  • Россия Президентын сайлау сигезенче мәртәбә үткәрелә. 15, 16 һәм 17 март көннәрендә уза торган сайлауда дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).

news_right_1
news_right_2
news_bot