Россия кешеләренең илдән чыгуын чикләү мөмкинлеге турында мәсьәлә Кремльдә каралмый. Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип белдерде.
Чикләрне узып чыгарга кирәк булганда, билгеләнгән датага алдан бронь ясау турындагы закон проектын кабул итәргә җыеналар, Песковка сорауны шул уңайдан бирделәр.
«Юк, [мондый мәсьәлә турында] Кремльдә сөйләшенми. Документ буенча аңлатмалар бирелде, шулардан чыгып эш итәргә кирәк», – дип яза ТАСС Песковның сүзләрен.
Искәртеп узабыз, Дәүләт Думасында «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында»гы законга төзәтмәләр әзерләделәр. Төзәтмәләрдә каралганча, дәүләт чиген автомобильдә узар алдыннан кешеләргә дата һәм вакытны алдан резервларга туры киләчәк. Ул быелның мартыннан үз көченә керә. Әмма, Дәүләт Думасының Транспорт комитеты җитәкчесе Евгений Москвичев соңрак аңлатып узганча, документ йөк транспортына гына кагылачак.