news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков Пригожинны җирләү турындагы сорауга җавап бирде

«Вагнер» хосусый хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожинны җирләү турында әлегә мәгълүмат юк. Аның датасы һәм урынын раслау өчен туганнары фикере кирәк. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Карар кабул ителүгә үк, мөгаен, халыкка җиткерелер. Мондый карарлар һәрвакыт туганнар белән бергә кабул ителә һәм беренче чиратта туганнар карарына нигезләнә», – дип ассызыклады Песков (ТАСС биргән цитата).

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Тверь өлкәсендә самолет һәлакәтендә үлгәннәрнең якыннарының кайгысын уртаклашуын искәртте. Дәүләт башлыгы аларны җирләргә барырга җыенамы, дигән сорауга Песков җавап бирергә кыенсынды, аларның ничек оештырылачагы әлегә билгесез булуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, Россия Тикшерү комитеты 23 август көнге Embraer бизнес-джеты һәлакәтендә Пригожинның һәлак булуын раслады. Авиаһәлакәт факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100