news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков: Мобилизация тәмамланды, әлеге тема буенча яңа мәгълүмат юк

Мобилизация тәмамланды, әлегә яңа мәгълүмат юк. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».

«Бу турыда мәгълүмат юк, Сез Президентның аның тәмамлануы турындагы тиешле сүзләрен беләсез», - диде Песков.

Өлешчә мобилизацияне тәмамлау турындагы карар 28 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин һәм оборона министры Сергей Шойгу очрашуында игълан ителгән иде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100