news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков: БРИКС саммитын Казаннан күчерү планлаштырылмый

Дмитрий Песков: БРИКС саммитын Казаннан күчерү планлаштырылмый
Фото: © "Татар-информ"

Казан БРИКС саммитына әзерләнүен дәвам итә, Украинаның пилотсыз очкычлар белән һөҗүм итү ихтималы аркасында бу вакыйганы башка шәһәргә күчерү планлаштырылмый. Бу хакта «Маяк» радиостанциясенә Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Юк, чараны күчерү планнары булмады. Әзерлек дәвам итә. Саммитка әзерләнәбез», - диде РФ Президентының матбугат сәркатибе.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммиты барышында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән аерым очрашырга планлаштыруы турында сөйләде.

БРИКСның уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100