news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев: Украинаның барлык территорияләре дә югары дәрәҗәдә бәхәсле

Дмитрий Медведев: Украинаның барлык территорияләре дә югары дәрәҗәдә бәхәсле
Фото: © "Татар-информ"

Украинаның НАТОга керүе турында яңа идея аннан бары тик исемен генә калдырырга мөмкин. Илнең барлык территорияләре дә бик бәхәсле, дип искәртте Россия Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев.

«Төньяк Атлантик альянс офисыннан Украина өчен яңа идея: бәхәсле территорияләрдән баш тартса, Украина НАТОга керә ала. Ә нәрсә? Кызыклы идея. Сорау шунда гына: аларның барлык территорияләре дә югары дәрәҗәдә бәхәсле», — дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Медведев Киевның дә кайчандыр Борынгы Русь башкаласы булуын искә төшергән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Ә башкаланы аларга Львовка күчерергә туры киләчәк. Әгәр, әлбәттә, пшеклар (поляклар) Лембергны кокс белән сало яратучыларга калдырырга ризалашса», — дип йомгаклаган ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100