Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Медведев атом-төш коралын куллану турында: Теләсә нинди түземлекнең ахыры була
Россия Украинадагы конфликт барышында атом-төш коралын кулланмый, гәрчә аның моның өчен формаль нигезләре булса да, әмма «теләсә нинди түземлекнең ахыры була». Бу хакта үзенең Telegram-каналында РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев белдерде.
Россиянең элеккеге Президенты фикеренчә, Көнбатыш илләре җитәкчелеге Россия ягының атом-төш коралын куллану мөмкинлеге турындагы белдерүләрен «сүз интервенцияләре» дип саный, чөнки вакыйгаларның мондый барышы вакытында ул күп нәрсәне югалтачак.
Медведев атом-төш конфликтын «нәтиҗәсе гаять авыр булган бик начар тарих» дип атап, моның белән өлешчә килеште. Аның сүзләренчә, «нәкъ менә шуңа күрә атом-төш коралын (стратегик булмаган яки бигрәк тә стратегик) куллану турындагы карар әлегә кадәр кабул ителмәгән».
Шуның белән бергә, сәясәтче фикеренчә, атом-төш коралын куллану өчен аны куллануның ватан доктринасында каралган формаль алшартлар бар инде (мәсәлән, Курск өлкәсендәге вазгыять).
«<...> Россия түземлек күрсәтә. Аермачык бит, атом-төш җавабы - кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр белән гадәттән тыш катлаулы карар. Әмма <...> теләсә нинди түземлекнең ахыры бар», — диде Иминлек Советы Рәисе урынбасары һәм аңа хас булган эксперессив манерада Киевка карата атом-төш коралы куллану белән янады, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз