news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев армия санын арттыру кирәклеге турында белдерде

Россия Кораллы көчләрен катнаш принцип буенча комплектларга кирәк. Анда хәрби хезмәткә чакырылучыларны да, контракт төзүчеләрне дә кертергә кирәк. Бу хакта РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Россия массакүләм мәгълүмат чараларына һәм «ВКонтакте» социаль челтәре кулланучыларына биргән интервьюсында белдерде. Әңгәмәдән өзек берничә көн сәясәтченең Tелеграм-каналына куела.

«Минемчә, хәзерге вакытта безнең Туган илебезне уңышлы яклау мизгелендә чакыруга, контрактка да нигезләнгән катнаш армия туры килә», - диде Россиянең элеккеге президенты.

«Безнең армия күбрәк булырга тиеш, һәм аның саны игълан ителде. Бу ким дигәндә 1,5 млн кеше», - дип ачыклык кертте Медведев.

Кичә Bloomberg агентлыгы Россия хакимияте агымдагы елда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар сафын тулыландыру өчен 400 мең контрактчы җыярга планлаштыра дип язган.

РФ саклану министры Сергей Шойгу узган елның декабрендә үк Кораллы көчләр санын 1,5 млн хәрби хезмәткәргә җиткерергә тәкъдим итте, шуларның 695 меңе контракт буенча хезмәт итәчәк.

Элегрәк, августта, Россия Президенты Владимир Путин Кораллы көчләрнең штат санын 2039758 кешегә, шул исәптән 1150628 хәрби хезмәткәргә арттыру турындагы карарны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100