news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев: 2023 елда контракт буенча хезмәткә 325 меңнән артык кеше кабул ителгән

2023 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә контракт буенча хезмәткә 325 меңнән артык кеше кабул ителгән. Бу хакта Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев белдергән. ТАСС шулай дип хәбәр итә.

Россия Берләштерелгән гаскәрләр төркеме контрактчылар исәбенә көн саен 1-1,5 мең кешегә тулылана. Бу саннарны элегрәк Россия Президенты Владимир Путин әйткән иде, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100