Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Патриот» үзәге җитәкчесе Дмитрий Литвинов: Хәрби-патриотик клубларга кызлар да йөри
Яшьләргә спорт-патриотик тәрбия бирү һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү белән шөгыльләнә торган «Патриот» республика үзәге Татарстан Республикасы Дәүләт автономияле учреждениесе директоры Дмитрий Литвинов хәрби-патриотик тәрбия турында сөйләде.
«Хәрби-патриотик тәрбия хәлиткеч роль уйный. Безне яраталар, хөрмәт итәләр дип уйлаган идек. Ватаныбызны саклару мөһим икәнлеген бик яхшы аңлыйбыз. 3 меңгә якын яшьләр ел саен җәйге лагерьләрдә хәрби тәрбия чараларында катнаша. Чаралар Казан, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә үткәрелә. Барлыгы 3,5 меңләп яшьләр әзерлек курсларын үтте. Республика буенча 134 хәрби-патриотик клуб бар. Анда 14 меңләп бала йөри, шул исәптән кызлар да», – диде ул «ВСЕ СВОИ» телемарафонында.
Аның сүзләренчә, патриотлыкның нәрсә икәнен балалар кечкенәдән үк аңлап, белеп үсәргә тиеш. «Патриот» үзәге – уникаль оешма. Махсус хәрби операциягә киткән егетләр дә безнең үзәктә әзерләнә. Алар: «Мин бармасам, кем барыр?» – дигән уй белән махсус операциягә китә. Теләсә кайсы ир-ат үз ватанын, өен якларга, саклый белергә тиеш», – диде Дмитрий Литвинов.
Телемарафон барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз