Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Липин: Татарстан юристлары - илдә иң яхшыларның берсе
Татарстан юристларының эш сыйфаты илдә иң яхшыларның берсе булып кала. Моның турында Казанда Шершеневич исемендәге юридик премия һәм «Татарстан Республикасының Ел юристы» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасында Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Липин хәбәр итте.
«Горурлык белән әйтә алам: безнең Татарстан бүлекчәсе – иң яхшыларның берсе. Ул бик югары планка куйды. Республикада юристларның эш сыйфаты илдә иң югары дәрәҗәдәгеләрнең берсе булып кала», – дип ассызыклады ул.
Липин билгеләп үткәнчә, Татарстанда закон һәм хокук тәртибе һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз