news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Губерниев: Казан – Россиянең спорт башкаласы исеме өчен Мәскәүнең көндәше

Спорт комментаторы Дмитрий Губерниев ТАССта узган матбугат конференциясендә җиңел атлетика буенча Россия чемпионатыннан нәрсә көтүен әйтте. Ярышлар Казанда 7-10 августта узачак.

«Җиңел атлетика – спорт патшабикәсе. Ә август башында Казанда узачак вакыйга спорт кысаларыннан чыга. Казан – Россиянең спорт башкаласы исеме өчен Мәскәүнең көндәше. Шәһәр соңгы елларда шулкадәр күп зур ярышлар уздырды. Татарстан башкаласында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты югары дәрәҗәдә узачагына шик юк. Җиңел атлетика хәзерге вакытта Россиягә илдә спортны үстерү өчен кирәк. Бу яшьлек, тормыш һәм матурлык фестивале», - диде Дмитрий Губерниев.

Җиңел атлетика буенча ярышлар Казанның Үзәк стадионында узачак. ТР спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә объектта косметик ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot