Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Губерниев Камилә Вәлиева медальләрен кайтарырга тиеш дип саный

Спорт журналисты һәм комментатор Дмитрий Губерниев Камилә Вәлиева CAS карары белән килешергә һәм яуланган медальләрен кайтарырга тиеш дигән фикере белән уртаклашты. Бу хакта VSEPROSPORT хәбәр итә.
Губерниев сүзләренчә, ярышта катнашудан мәхрүм ителгән күп кенә спортчылар медальләрен кайтармый, шуңа күрә Камиләнең нинди гамәл кылачагы – аның шәхси эше.
«Шул ук вакытта, закон буенча медальләрне кайтарырга кирәк. Өстәвенә, әгәр карар белән килешсәң, ә без бу вазгыятьне тулаем алганда кабул иттек. Мин Камиләнең матбугат секретаре түгел, аның бүләкләрен ни өчен кайтармавы турында берни дә әйтә алмыйм. Мөгаен, спортчылар мондый хәлләрдә еш кына гаепле булмауларын тоядыр», - диде Дмитрий Губерниев.
Искәртеп үтәбез, узган елның 29 гыйнварында спорт арбитраж суды (CAS), Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) дүрт елга читләштерү турындагы таләбен канәгатьләндереп, тыелган препарат кулланган өчен Вәлиеваны ярышта катнашудан мәхрүм итте. Ул 2021 елның 25 декабреннән башлап исәпләнә.
Камилә шулай ук, Халыкара тимераякта шуучылар берлеге кагыйдәләрендәге чикләүләргә бәйле рәвештә, 2026 елдагы Олимпия уеннарында да чыгыш ясый алмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз