news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» балалар театр студиясе шәкертләре Дмитрий Дюжев һәм Сергей Безруков белән очрашты

«Апуш» татар театр студиясе шәкертләре VI Зур балалар фестивалендә катнаштылар. Чара 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Мәскәү Губерна театрында булды, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Зур балалар фестивале катнашучылары атна дәвамында актив рәвештә остаханәләрдә шөгыльләнде, мастер-классларны алдынгы Мәскәү остазлары – Мәскәү Губерна театрының балетмейстер-постановщигы Анна Гилунова, режиссер, Мәскәү Губерна театрының сәхнә теле буенча остазы Ольга Матвеева, Россиянең атказанган артисты, театр һәм кино актеры, актерлык осталыгы һәм сәхнә хәрәкәте остазы Григорий Фирсов, Мәскәү Губерна театрының режиссер-куючысы, актриса, сценарист, педагог Алла Решетникова һәм башкалар алып барды.

«Остаханәләрнең нәтиҗәсе шунда ук күренде: балалар эшкә җаваплырак карый башлады, уй-фикерләүләре дә үзгәрде. Мәскәү безне үзенең таләпчәнлеге, дисциплиналы булуы белән каршы алды, шуны аңладык: зур нәтиҗәләргә һәм максатларга тизрәк ирешү өчен һәр эштә дә төгәллек булырга тиеш, без моның өстендә эшләячәкбез», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Апуш» студиясенең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

РФ халык артисты, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков белән очрашу иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе булды. Ул үзеңне сәхнәдә ничек тотарга, рольне ничек үзең аша кичереп уйнарга кирәклеген өйрәтте, яшь актерларга үзенең киңәшләрен бирде һәм барлык катнашучыларга иҗади уңышлар теләде. Шулай ук апушлылар театр һәм кино актеры, кинорежиссер, Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев белән дә очрашты.

Очрашу һәм остаханәләргә бай атна Мәскәү Губерна театрында «Апуш» татар балалар театр студиясенә җиңү китергән «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен тәкъдим итү белән тәмамланды, дип хәбәр итә Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

  • VI Зур балалар фестивале («Большой детский фестиваль») – ел саен үткәрелә торган халыкара фестиваль. Аның кысаларында сәнгатьнең төрле жанрларында профессиональ коллективлар тарафыннан булдырылган балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади проектлар тәкъдим ителә.
  • «Апуш» студиясе шәкертләре Сергей Безруков чакыруы буенча Зур балалар фестивалендә катнаштылар, ул Пермьдә «Театраль Идел буе» фестивале нәтиҗәләре буенча бүләкләү вакытында булды. Балалар берьюлы өч номинациядә җиңү яулады: «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш».
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100