Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Чернышенко Россия Президентын Олимпия уеннарына нигез салучы белән чагыштырды
Казанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко килде. Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә ул «Урам» экстрим-паркында булды.
Спорт комплексы җитәкчелеге оештырган экскурсия узганнан соң, Чернышенко урам спорты хәрәкәте вәкилләре белән очрашуда катнашты.
«Барыгызны да Республика һәм Шәһәр көне белән котлыйм. Казан - иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул иткән Россиянең спорт башкаласы», – диде Чернышенко, 2013 елгы Универсиада, Футбол буенча дөнья чемпионаты, Су спорты төрләре чемпионаты, шулай ук Киләчәк уеннары оештырылуын билгеләп үтеп.
Вице-премьер Киләчәк уеннарының «кешелек тарихында яңа, элек булмаган хәрәкәт – фиджитал буенча беренче ярышлар» икәнен искәртте.
Ул шулай ук фиджитал хәрәкәтенең 2023 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән барлыкка килүенә игътибар итте.
«Президентыбызның җиңел кулы белән инде 120дән артык ил World Phygital Community составына керде», – дип үзенчәлекле чагыштыру китерде Чернышенко.
Вице-премьер бу хәрәкәтнең масштабларын билгеләп үткәнчә, Россиядә урам спорты төрләре белән 10 миллион кеше шөгыльләнә, 40 меңнән артык ярыш үткәрелә.
Видео: © Җәмил Сәлимгәрәев / «Татар-информ»
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз