Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Чернышенко һәм Валерий Фальков аспирантларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков аспирантларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чернышенко үз мөрәҗәгатендә ассызыклаганча, аспирантлар - «фән һәм технологияләрнең киләчәге», аларга илнең технологик лидерлыгын тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә туры киләчәк. Ул шулай ук аспирантура программалары буенча укучылар санының артуын билгеләп үтте: соңгы елларда аларның саны 84,3 меңнән 126 меңгә кадәр арткан.
Вице – премьер Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтә кысаларында әйткән сүзләрен искә төшерде: «чын галим – үз эше белән мавыккан кеше». Чернышенко аспирантларга ачышлар белән кызыксынуларын сакларга, тикшеренүләрдә үсәргә һәм диссертацияләрен уңышлы якларга теләде.
Вице-премьер сүзләренә караганда, 2025/2026 уку елында түбәндәге белгечлекләр аеруча популяр: системалы анализ, мәгълүмат белән идарә итү һәм эшкәртү, статистика; төбәк һәм тармак икътисады; һөнәри белем бирү методологиясе һәм технологиясе; технологик процесслар һәм производстволар белән автоматлаштыру һәм идарә итү; гомуми педагогика, педагогика һәм мәгариф тарихы.
Дмитрий Чернышенко шулай ук яшьләрне фәнгә җәлеп итүгә Президент тарафыннан игълан ителгән фән һәм технологияләр унъеллыгы, шулай ук «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының мәгариф инфраструктурасын үстерүне, фәнни волонтерлык программаларын, Олимпиадаларны, конкурслар һәм форумнарны үз эченә алган чаралары этәргеч булуын билгеләп үтте.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр иткәнчә, аспирантурада бюджет урыннары саны арта бара: 2026/2027 уку елына 18,2 мең урын бүлеп бирелгән, ә 2025 елда – 17,8 мең.
- Аспирантлар көне – яшь галимнәрнең, аспирантларның, фәнни җитәкчеләрнең һәм тикшеренү институтлары белгечләренең һөнәри бәйрәме, ул Россиядә 21 гыйнварда билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз