Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Аристов Россия Суд приставлары федераль хезмәте эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
«Суд приставлары түләттергән гомуми сумма 515 млрд сумнан арткан. Россия бюджетына 166 млрд сумнан артык акча күчерелгән», - диде Россиянең баш суд приставы.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте коллегиясенең күчмә утырышында катнашты. Утырыш Казан Ратушасында Россия Суд приставлары федераль хезмәте директоры – баш суд приставы Дмитрий Аристов рәислегендә узды.
«Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе үз эшенең нәтиҗәләре белән республикада социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертә. Беренче яртыеллыкта гына да суд приставлары илнең бюджет системасына 2 млрд сум тирәсе акча түләттергән. Аларның 1,5 млрд сумнан артыгы республика бюджетына кергән», - диде Россиянең баш суд приставы.
Аның әйтүенчә, республикада түләттерелгән административ штрафларның 60 проценттан артыгы – Дәүләт автомобиль инспекциясе штрафлары. Беренче алты айда Суд приставлары 240 млн сумнан артык суммага 380 мең ЮХИДИ карарын башкарган.
«Татарстанда суд приставлары эше нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча 91 млн сум бурыч түләттерелгән. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча түләттерелгән сумма якынча 324 млн сум тәшкил иткән», - диде ул.
Суд приставлары түләттергән гомуми сумма 515 млрд сумнан арткан. «Россия бюджетына 166 млрд сумнан артык акча күчерелгән. 2021 елның беренче ярты еллыгында әлеге күрсәткеч 32 млн сум тәшкил иткән. 11 миллионнан артык бурычлы кешегә Россиядән чыгуны вакытлыча чикләү турында карар кабул ителгән», - диде Дмитрий Аристов.
Россиянең баш суд приставы хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү турында документ таләпләрен мәҗбүри үтәү суд приставлары хезмәте өчен мөһим булуын әйтте.
«21 млрд сумга якын алимент түләүләре алынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,1 млрд сумга күбрәк. Алимент буенча бурычлы кешеләргә карата административ хокук бозу турында 61 меңгә якын эш кузгатылган. Алимент түләүдән качып йөрүче затларга карата 32 меңгә якын җинаять эше кузгатылган», - диде ул чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз