Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитирий Медведев: Ел башыннан алып хәрби частьләргә 210 меңнән артык контрактник килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
РФ Кораллы көчләренә ел башыннан алып 210 меңнән артык контрактник кабул ителгән, тагын 18 меңе үз теләге белән хезмәт итүчеләр сафына кушылган, дип хәбәр итте РФ Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев профильле ведомствоара комиссия утырышында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«1 июльгә хәрби частьләргә 210 меңнән артык кеше килде. Моннан тыш, ел башыннан алып 18 меңнән артык кеше үз теләге белән хезмәт итүчеләр сафына кушылды. Бу, һичшиксез, уртак эш нәтиҗәсе. Бу эшчәнлектә катнашучыларның барысына да шундый югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде ул.
Медведев шулай ук РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәткә җыю темпларын саклап калуга өмет белдерде.
«Киләчәктә дә шундый ук динамиканы саклап калып булыр дип өметләнәм, ә бу өлкәдә Югары башкомандующий куйган бурычлар тиешенчә үтәләчәк», - дип белдерде сәясәтче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз