news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым күперен торгызу өчен проектчылар һәм төзүчеләр командалары тупланган

Кырым күперен торгызу этаплары билгеләнгән һәм проектчылар белән төзүчеләр командалары әзерләнгән. Бу хакта вице-премьер Марат Хөснуллин хәбәр итте, дип яза РИА Новости агентлыгы.

Аның сүзләренчә, белгечләр инде кирәкле техник карарларны килештергән, материаллар белән тәэмин итүчеләрне җәлеп иткән һәм эш тәртибен билгеләгән.

Элегрәк Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән соң күпер буенча транспорт хәрәкәтенең туктатылып торуы турында хәбәр иткән иде.

Пәнҗешәмбе төнендә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүменнән соң тимер юл элемтәсе дә вакытлыча туктатылды. Соңрак поездларны бер юл буенча җибәрделәр, ә шимбә көнне вице-премьер Андрей Никитин күпернең тимер юл өлешендә хәрәкәтнең тулысынча торгызылуы турында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot