Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КазанФорум» өчен Россиядән һәм чит илләрдән 650 волонтер сайлап алынды
20 апрельдә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы волонтерлары командасын формалаштыру төгәлләнде. Барлыгы 1223 заявка килгән, сайлап алу нәтиҗәләре буенча команда составына Казаннан – 580, Россиянең башка төбәкләреннән тагын 70 волонтер кергән. 10 майдан алар форум мәйданчыкларында, шулай ук катнашучыларның килү һәм китү пунктларында эшли башлаячак.
Волонтерларны, гадәттәгечә, берничә юнәлеш буенча бүләләр: алар форумның рәсми программасына җәлеп ителәчәк, атташе булып эшләячәк һәм сервис функцияләрен тәэмин итәчәк. Сайлап алу вакытында чит телләрне белү һәм эшлекле этикет төп критерийлар булып тора.
Югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, инглиз, француз һәм гарәп телләреннән тыш, катнашучылар төрек, төрекмән, хинди, фарсы һәм пушту телләрен дә белә.
Быел волонтерлар корпусының географиясе дә киңәйде. Иң зур төркемне Россия вәкилләре (609 кеше) тәшкил итәчәк. Шулай ук командага Төрекмәнстаннан – 12, Һиндстаннан – 9, Казахстаннан – 8, Мисыр һәм Үзбәкстаннан – икешәр, Беларусь, Ливан, Кыргызстан, Палестина, Гыйрак, Иран, Сьерре-Леоне һәм Сириядән берәр волонтер кергән.
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләреннән һәм безгә дус илләрдән килгән 650 волонтердан торган халыкара команда форумның нигезендә яткан мәдәниятара диалогның чагылышы булачак. Аның сүзләренчә, сигез чит телне белгән катнашучылар ярдәмчеләр генә түгел, ә мәдәни вәкилләр дә булачак.
Аның искәртүенчә, мондый дәрәҗәдәге чараларда волонтерлык эшчәнлегендә катнашу яшьләргә һөнәри күнекмәләрен үстерергә, гражданлык позициясен, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен формалаштырырга, шулай ук мәдәниятара багланышларга өйрәнергә ярдәм итә.
Форумда катнашучыларны теркәү 2026 елның 30 апреленә кадәр рәсми сайтта дәвам итә. Шунда ук чараның тулы программасы белән дә танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз