Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дизель ягулыгы бераз кыйммәтләнде, бензин бәясе үзгәрмәде
Казанда мотор ягулыгы буенча узган атна йомгаклары әнә шундый
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Бу атна башына булган мәгълүматларга караганда, Казанда бензин бәяләре 1 ноябрьдән бирле үзгәрмәгән. А-76 лы бензинның литры уртача 19 сум 96 тиеннән, АИ-93,92 ле ягулык – 22 сум 14 тиеннән, АИ-95 ле бензин - 24 сум 10 тиеннән сатыла. Дизель ягулыгы исә соңгы бер атнада 0,3 процентка кыйммәтләнеп, литры уртача 18 сум 79 тиен тора.
Идел буенда А-76 лы бензинның иң кыйммәтлесе һаман да Йошкар-Олада сатыла. Аның литры автомобиль йөртүчеләргә уртача 20 сум 46 тиенгә төшә. Саранскида – литры уртача 23 сум 29 тиен торган иң кыйммәтле АИ-93,92 ле бензин сатыла. Литры 25 сум 7 тиен торган кыйммәтле АИ-95 ле бензин - Түбән Новгородта. Бәясе бераз күтәрелүгә карамастан, дизель ягулыгының округта иң кыйммәтлесе бу юлы да Кировта теркәлгән (19 сум 84 тиен).
Иң арзанлы мотор ягулыгы бу юлы да Самарада теркәлгән. Биредә А-76 лы бензинның литры кулланучыга уртача 18 сум 61 тиеннән, АИ-93,92 ле бензин -21 сум 41 тиеннән, АИ-95 ле бензин -23 сум 49 тиеннән, дизель ягулыгы -18 сум 28 тиеннән тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз