news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дизайнер Ренат Сәфәров: Татар эшләнмәләре татарларны кызыксындырачак, дип ялгыштык

Аларны күбрәк туристлар сатып ала, диде дизайнер.

Дизайнер Ренат Сәфәров: Татар эшләнмәләре татарларны кызыксындырачак, дип ялгыштык
Султан Исхаков

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Tatar Ornament проекты җитәкчесе, дизайнер Ренат Сәфәровны милли дизайн белән җитештерелгән җиһазларны татарларның сатып алмавы борчый. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Дөресен генә әйткәндә, Татарстанда татар орнаментлары белән бернинди үсешкә дә ирешеп булмый. Татарлар безнең эшләнмәләрне алырлар дигән өмет белән шәхси кибет ачкан идек, ләкин сатып алучыларның күбесе туристлар. Европа, Бразилиядән еш сатып алалар”, - ди ул.

“Хәзер продукцияне Татарстаннан читкә чыгару өстендә эшләргә кирәк”, - ди дизайнер.

Ринат Сәфәров Tatar Ornament проекты кысаларында кружка, оекбаш, телефон чехолларына татар бизәкләре төшерә. Бу проектны башлап җибәрү өчен 5 млн сум акча тотканын билгеләп узды. Проект 5 ел элек башланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot