news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дизайнер Гөлфия Билалова: Татар милли киемен кияргә телиләр, тик ул фольклор гына булмасын

Казанга Оренбургтан килгән яшь дизайнер үзенең татар милли киемнәр коллекциясен киңәйтергә теләвен әйтә.

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). "Татар милли киеменә бүген игътибар арта. Алар халык арасында киң кулланышка керсен өчен дизайнерларга милли стильдә аны тулаем фольклор костюмга әйләндермичә иҗат итәргә кирәк", – ди 27 яшьлек дизайнер Гөлфия Билалова.

Гөлфиянең "Ләйсән" татар милли киемнәре коллекциясе Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышы көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Сөембикә" журналы редакциясе тарафыннан анда татар рәссамнары һәм кием дизайнерлары хезмәтләре күргәзмәсе оештырылды.

Гөлфия Билалова тумышы белән Оренбург өлкәсеннән. 2009 елда Оренбург һөнәри лицеен, 2015 елда дизайнерлык белгечлеге буенча Оренбург дәүләт университетын тәмамлаган. "Ләйсән" коллекциясе – аның диплом эше. Ул алты костюмнан гыйбарәт. Бу коллекция Оренбург, Самара, Благовещенск, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Тольятти шәһәрләрендә күрсәтелеп, югары бәя алган.

"Мин студент чакта Татарстан Милли музеенда практика үттем, фондларда сакланган татар милли киемнәре, бизәнү-ясану әйберләрен җентекләп өйрәндем. Коллекцияне дә борынгы милли стильгә таянып иҗат иттем. Бу коллекциянең үзенчәлеге шунда – әдәп кагыйдәләре саклап тегелгән ябык күлмәкләрне, костюмнарны көндәлек тормышта да киеп була. Алар милли, ләкин фольклор түгел", – дип сөйли Гөлфия Билалова.

"Татар милли күлмәкләрен кияргә теләүчеләр бар. Заказлар бирәләр, һәрдаим мәдәни чараларга чакыралар. Мин хәзер Казанда яшим. "Чулпан" дигән студия ачтым. Яңа коллекция иҗат итәргә хыялланам. Бу хыялымны тормышка ашырырга финанс яктан ярдәм итүчеләр табылса, яхшы булыр иде", – ди яшь дизайнер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100