news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дизайнер Борис Садовников: Илһам ага, Әлфия апа йолдыз булсалар да, тыйнак иделәр

Дизайнер Борис Садовников: Илһам ага, Әлфия апа йолдыз булсалар да, тыйнак иделәр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Полиграфия продукциясе дизайнеры Борис Садовников Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Еллар, юллар, җырлар» басмасын тәкъдим итүдә мәдәният өлкәсендәге фикерләре белән уртаклашты.

«Киләсе елда татар эстрадасы белән шөгыльләнүемә 30 ел була. Балачактан музыка тыңлап үстем, кассеталарның тышлыкларын үзем ясый идем. Укып бетергәч, «Барс Рекордс» студиясендә эшли башладым. Ул вакытта күпләп кассеталар, дисклар чыга иде, аларны таратып йөри иделәр. Шунда мин беренчеләрдән булып аудиокассеталар тышлыгын ясарга керештем. Миңа Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Гөлзадә Сафиуллина белән эшләргә туры килде», - диде ул.

Борис Садовников аларның милли традицияләргә бик сакчыл карашта булуларын искә төшерде. «Шул ук вакытта әлеге артистлар «йолдыз» булсалар да, тыйнак иделәр. Аларның кассеталарын да КамАЗлар белән таратып йөри иделәр. Алар белән эшләве дә рәхәт иде», - диде ул.

«Милли традицияләргә сакчыл карашны мин филармониядә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең дисклары, китапларына тышлыклар эшләгәндә аңлап алдым. Яңа костюмнар, яңа ысуллар барлыкка килсә дә, милли традицияләр - беренче урында. Шунысы ошый», - диде Борис Садовников.

news_right_1
news_right_2
news_bot