Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дистанцион уку мәктәп укучыларының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган
Өйдә уку мәктәп укучыларында депрессия, эмоциональ үзгәрешләр, шулай ук җанлы аралашуда кыенлыклар китереп чыгарган.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Дистанцион уку мәктәп укучыларының 80 процентында тискәре психик реакцияләр китереп чыгарган. Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар сәламәтлеген тикшерү медицина үзәге белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән.
Үзизоляция аркасында килеп чыккан стресс мәктәп укучыларының 83,8 процентының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган, 42,2 процентында депрессив халәт булган, укучыларның 41,6 проценты көчсезлек тойган.
«Үзизоляция олылар өчен генә түгел, ә балаларга да депрессия булды. Беренчедән, аларның гадәти көндәлек режимы үзгәрде. Әгәр элек бала мәктәпкә йөргән, ял иткән һәм дәресләр әзерләгән булса, ә үзизоляциядә аның режимы тулысынча бозылды. Организм ияләшергә мәҗбүр булды, ә бу һәрвакытта да стресс», — диде психолог Любовь Романова. Ул тикшеренүләргә ышанмаслык сәбәп юк, чөнки бу реакция көтелгән иде дип тә өстәде.
«Шулай ук өй эшләрен әзерләү дә зур стресс китереп чыгарды. Мәктәптә вакытта бала тәнәфестә дәрескә әзерләнергә мөмкин — бу укудан булган стрессны киметә. Ә „дистанционкада“ өй эшләрен алдан ук әзерләргә һәм хисап бирергә кирәк», — диде ул.
Психолог әйтүенчә, үзизоляциядән соң аңа килгән пациентларның күбесендә депрессия, эмоциональ үзгәрешләр, шулай ук җанлы аралашуда кыенлыклар күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз