news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диспансерлаштыру вакытында 16 мөслимледә онкология авыруы ачыкланган

Исәптә торучыларның 39 ы быел вафат булган.

(Мөслим, 7 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Диспансерлаштыру вакытында 16 мөслимледә онкология авыруы ачыкланган, дип яза район газетасы.

Җирлегебездә онкология авырулары белән диспансер учетта 424 кеше исәптә тора. Шуларның 65 е – эш яшендәгеләр. Исәптә торучыларның клиник группаларына килсәк, беренче төркемдә – 83, икенче төркемдә – 148, өченче төркемдә – 171, дүртенче төркемдә – 22 кеше исәптә тора.

Исәптә торучыларның 39 ы быел вафат булган. Шуның 26 сы – ир-ат, 13 е – хатын-кыз. Бакыйлыкка күчүчеләрнең 5 се хезмәткә яраклы яшьтә булган. Бу елның 6 ае эчендә онкология авырулары белән тагын 39 кеше – 23 ир-ат, һәм 16 – хатын-кыз исәпкә куелган булган. Аларның 10 сы инде якты дөнья белән хушлашкан. “Диспансерлаштыруны вакытында узу онкология авыруларын вакытында ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге бирә, – ди табиб-онколог Зирәк Фәтхетдинов. – 2017 нче елның 6 аенда диспансерлаштыру вакытында онкология авыруына шик булып, 81 кеше Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренең онкологик диспансерларына тикшеренергә җибәрелде. 16 сында әлеге чир расланды”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100