news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диспансеризацияне командировкада һәм ял вакытында да үтеп булачак

Диспансеризацияне теләсә кайсы төбәктәге хастаханәләрдә узарга мөмкин.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Диспансеризацияне кеше үзе теркәлгән медицина оешмасында да, шулай ук теләсә кайсы төбәктәге медицина оешмаларында да уза ала. Шул исәптән ялда вакытта һәм командировкада булганда да диспансеризация үтәргә була. Бу хакта “Российская газета”га биргән интверьюсында Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды рәисе Наталья Стадченко сөйләде. 

Башка хастаханәдә диспансеризация узганда, кеше тикшеренү нәтиҗәләрен алып аларны үзенең участок терапевтына алып килергә тиеш булачак.

“Диспансеризациягә формаль мөнәсәбәт кенә булырга тиеш түгел. Әгәр кешедә авыру бар икән, аны иртә стадияләрдә дәвалау өчен бу тикшеренүләрне узарга кирәк”, - диде ул

news_right_1
news_right_2
news_bot