Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диспансеризация узу өчен бер ай вакыт калып бара: сәламәтлегеңне тикшертергә ашык!
ТР Сәлаәмтлек саклау министрлыгы халыкны үз сәламәтлегенә карата ваемсыз булмаска өнди
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Шәһәр сырхауханәләрендә билгеле бер яшь төркеменә караучы (21 яшьтән алып 3 ел саен) затларга гомуми диспансеризация үткәрү дәвам иттерелә. Табиблар тикшерүләре күләме гражданинның җенесенә һәм яшенә карап билгеләнә. Агымдагы елда диспансеризацияне 1921, 1924, 1937, 1930, 1933, 1936, 1939, 1942, 1945, 1948, 1951, 1954, 1957, 1960, 1963, 1966, 1969, 1972, 1975, 1978, 1981, 1984, 1987, 1990, 1993 елда туган затлар үтәргә тиеш, дип искәртә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Диспансеризациядә табиблар сөт бизләре шеше, хатын-кызларның җенси органнары, мәни бизе, юан эчәклек һәм үпкәләрдә яман шешне, шулай ук күз, кан әйләнеше, эндокрин система, ашкайнату органнары авыруларын ачыклый.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация төгәлләнүенә 1 ай вакыт калып баруын һәм аның сәламәтлекне тикшереп, авыру була калса, аны башлангыч чорда ачыклау мөмкинлеге булуы турында искәртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз