Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дирзизов Ислам дине һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиадада: Бу бер брендка әверелде
Бүген 18нче Халыкара Ислам дине һәм гарәп теленнән олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү үтте. Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында Татарстан Рәисе Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов та бар иде. Ул ТР Рәисе Администрациясе исеменнән котлауларын ирештерде.
«Татарстан Рәисе Администрациясе исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән Халыкара Ислам дине дисциплиналары һәм гарәп теле буенча олимпиадада катнашканнарның барысын да тәбрик итәм. Олимпиадада катнашу – сезнең шәхси казаныш һәм белемнәрегезне тикшереп карау мөмкинлеге. Ышанам, алга таба да сез зур уңышлар яуларсыз. Ирешкәнегездә генә тукталып калмавыгызны телим. Белем һәм гыйлемнәрегезне арттыруны дәвам итегез. Әлеге олимпиада чыннан да Татарстанның бер брендына әверелде», – дип белдерде ул.
Дирзизов чыгышы вакытында рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен дә җиткерде. «Шулай ук аерым рәхмәтләремне Россия ислам институты командасына белдерәсем килә. Чараны лаеклы дәрәҗәдә, яхшы итеп оештыргансыз. Сезнең күпьеллык тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә ул оештырылып килә. Барыгызга да иминлек, тынычлык һәм Татарстан, Россия мөселман дөньясына файдасына озак еллар эшләвегезне телим», – диде җитәкче.
- Олимпиаданы оештыручылар ассызыклап үтүенчә, Татарстан Республикасында конфессияара татулык хөкем сөрә. Төбәктә күпсанлы төрле дини тәгълиматлы чаралар узуын, мәчетләр һәм мәдрәсәләр булуын да әйтеп узды алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз