news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дирижер Рөстәм Җәләй «Сәйяр» ансамбленең таркалу сәбәбен аңлатты

«Вокаль-инструменталь ансамбль яңа җиһазларга, музыка уен коралларына мохтаҗ булды. Югарыларның җитди, көчле теләктәшлек белдерүе кирәк иде», - диде ул.

Дирижер Рөстәм Җәләй «Сәйяр» ансамбленең таркалу сәбәбен аңлатты
Рамил Гали

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан дәүләт симфоник оркестрында дирижер булып эшләгән Рөстәм Җәләй «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбленең таркалу сәбәбе турында сөйләде.

«Сәйяр» эшчәнлеген дәвам итсен өчен, югарыларның җитди, көчле теләктәшлек белдерүе кирәк иде, минемчә. Эш шунда: вокаль-инструменталь ансамбль аппаратурага, яңа җиһазларга, яңа музыка уен коралларына мохтаҗ булды. Итальян, немец аппаратуралары кирәк иде безгә. Хәзер аларны табуы җиңел. Ә безнең заманда бернәрсә дә юк иде. Уен коралларын без үзебезнең акчага сатып ала идек», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Композитор Рөстәм Зарипов фикеренчә, Рәшит Абдуллинга үсеш кирәк булган. «Ул җитәкләгән «Сәйяр» нигә сүнеп калды, дигән темага озак уйландым. Рәшит калганнардан бераз калышты. Ул вакытта профессионаллар зуррак коллективларга урнашты. «Сәйяр» – Рәшит Абдуллинның казанышы иде. Без киткәннән соң, ул яңа кешеләрне чакырып карады, составны яңартты. Ләкин бу элекке «Сәйяр» түгел иде, ансамбль элекке уңышларга ирешә алмады», - дип бәяләде ул.

  • «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле - 1970-1983 елларда иҗат иткән, элекке Советлар Союзында уздырылган күпсанлы профессиональ җыр конкурслары, югары уку йортларының җыр фестивальләре җиңүчесе һәм дипломанты. Коллективның җитәкчесе – композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР комсомолының Муса Җәлил премиясе лауреаты Рәшит Абдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100