news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дирижер Миләүшә Тәминдарова: Милли хор жанрында кадрларга кытлык бик зур

Дирижер Миләүшә Тәминдарова: Милли хор жанрында кадрларга кытлык бик зур
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясендә ТР камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова татар телле хор жанрында белгечләргә кытлык зур булуы турында әйтте. Бу хакта «Миллиард. Татар» басмасы телеграм-каналында яза.

«Милли кадрларга, бигрәк тә татар теле белән бәйле хор жанрында белгечләргә кытлык бик зур», - дип ассызыклады ул. Тәминдарова консерватория белән мәдәният институтына үз коллективын мондый белгечләр әзерләү өчен гамәли база буларак кулланырга тәкъдим итте.

Ул шулай ук зур мәйданчыкларда Җиһанов һәм Сәйдәшев кебек татар классикларының музыкасы булмавына да игътибар итте. «Без шундый чорда яшибез: нәрсә дә булса электрон мәйданчыкларда юк икән, димәк ул гомумән табигатьтә юк», — диде дирижер һәм мәдәни мирасны цифрлаштыру өчен авторлык хокуклары мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot