news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дирижер Александр Сладковский «Татарстан алдындагы казанышлар өчен» орденына лаек булды

ТР Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде. Шул хактагы указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Мәдәният эшлеклесе әлеге бүләккә «мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен» лаек булды.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковскийга 20 октябрьдә 60 яшь тулды. Ул 2010 елдан ТР Дәүләт академия симфоник оркестрын (2021 елга кадәр – ТР Дәүләт симфоник оркестры) җитәкли. Аны бүләкләү турындагы указга Рөстәм Миңнеханов юбилейга ике көн кала, 18 октябрьдә кул куйган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot